Учреждение турында

«Яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар республика үзәге» дәүләт бюджет учреждениясе (ДБУ РЦМИП) яшьләр өлкәсенең эре күп функцияле үзәге булып тора.

Үзәк 2006 елда яшьләр сәясәтен аналитик-тикшеренү, укыту-методик һәм мәгълүмати-полиграфия белән тәэмин итү, яшьләр арасында социаль-негатив күренешләрне профилактикалау системасын формалаштыру һәм үстерү, инновацион программа һәм проект алымнарын кулланып яшьләр инициативаларын хуплау максатыннан оештырыла.

2009 елда Россия Федерациясенең спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы тарафыннан «Россия Федерациясендә дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсенең иң яхшы учреждениесе»статусы бирелде.

Хәзерге вакытта республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге тикшеренү-аналитик, укыту-методик, социаль-профилактик һәм мәгълүмати-полиграфия эшчәнлеген алып бара.

Тикшеренү һәм аналитик эш кысаларында мониторинглар оештыру һәм үткәрү, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә, югары белем бирү оешмаларында дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген бәяләү, социаль хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү белән шөгыльләнә.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лиөензия нигезендә Үзәк яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләренә һөнәри осталыгны үстерү курслары һәм семинарлары оештыра һәм үткәрә.

ДБУ РЦМИПП ел саен үткәрелә торган Татарстан Республикасы дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика конкурсын, яшьләр сәясәте учреждениеләре конкурсын, балалар өчен ышаныч телефоннары конкурсын оештыра.

Социаль-профилактик эшчәнлек кысаларында Яшәү урыны буенча яшүсмерләр (яшьләр) клублары, яшьләр үзәкләре, балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәкләре, балалар һәм балигъ булмаган балалар өчен телефон аша ашыгыч психологик ярдәм үзәкләре, Бердәм Россия номерына тоташтырылган "балалар ышаныч телефоны" хезмәтләре эшчәнлегенә кураторлык гамәлгә ашырыла.

Ел саен яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар республика үзәге хезмәткәрләре тарафыннан яшьләр һәм яшьләр өлкәсе белгечләре өчен мәгълүмати-методик, белешмә, норматив әдәбият эшләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International